29 июнь 2016 яңалыклары
-
“Ашыгыч ярдәм” ярдәмгә ашыга
20 -26 июнь көннәрендә, бер атна эчендә, "Ашыгыч ярдәм" машинасын 701 тапкыр чакыртканнар. Шуларның 82се бәхетсезлек очрагы булып, 16сында балалар сәламәтлегенә зыян килгән. Бу атнада 7 юл-транспорт вакыйгасында 7 кеше каза күргән. Һәлакәт урынында беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң 6 кешене Бөгелмә травмпунктына китергәннәр, 4 кешене район хастаханәсенә салырга туры килгән....
-
Бөгелмә эшмәкәрләре, сезнең өчен!
Хөрмәтле эшмәкәрләр! 2016 елның 8нче июле көнне сезне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров эшмәкәрлек сораулары буенча кабул итәчәк. Күрешеп сөйләшер өчен 4-38-65(өстәмә 120), 6-91-00 телефоннары аша алдан ук язылып куярга кирәк.
-
Яңарыш
Үзе килеп күрмәгәннәр, Ихтимал, ышанмаслар: Яңа кинозал ачтылар, Исеме - "Мадагаскар!" Кибетләрнең атамасын Гел үзгәртеп торалар. Җил кайсы тарафтан иссә, Укны шунда боралар. "Болгар"ны сызып аттылар, Хәзер анда - "Аляска". "Луч" диеп язып элделәр "Нур" дигәнгә алмашка. "Акчарлак" урынына "Чайка"лар пәйда булды. "Күз күрмәгән..." сүзләр белән Диварларыбыз тулды. Яңа ачылган...
-
Аксакалның сүзе хак: Ач күзеңне – дөнья бу
Җитди халык кондукторлар: Елмаймыйлар, көлмиләр, "Рәхим итегез", - дигәннең Ни икәнен белмиләр. Әйткән сүзләре - аткан ук, "Булдырабыз!" дисәләр. Хәзер хәбәр язмыйм инде: Пенсияне кисәләр. Даруга бәяне хәзер Меңәр сумлап саныйлар. "Чирле чебеш", карт-корыны Дару сатып талыйлар. Ярдәм сорап килүләрдән Түрәләр бер котылыр. "Сугыш чоры балалары" Дип сөйләү онытылыр. Тегермәннең...
-
14 яшьлек Кукмара кызы белән Россиянең күп кенә хоккей клублары кызыксына
Казанның «Форвард» хатын-кызлар хоккей командасы һөҗүмчесе, Ухта шәһәренең «Арктик-Университет» хоккей клубы белән өч елга контракт төзегән. Фәнүзә Кадырова Кукмара районы Сәрдекбаш авылыннан. Хоккей белән 7 яшьтән бирле шөгыльләнә. Башта Саба районының хатын-кызлар хоккее җыелма командасы составында уйный. Аннары Казанның «Форвард» командасына күчә. Фәнүзә белән Россиянең күп кенә хоккей клублары кызыксына....
-
Бөгелмәләргә моны белү кирәк! Язмышлар хәл ителгәндә
"112" - бөтен Россия территориясендә котылгысыз хәл туган вакытта ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыруны тәэмин итә торган бердәм система саны ул. Бу система кешеләрнең гомеренә, сәламәтлегенә куркыныч янаганда, бәхетсезлек очраклары килеп чыкканда, янгыннарда, җәмәгать тәртибе бозылганда, башка гадәттән тыш хәлләр килеп туганда ярдәм күрсәтү, матди байлыкларның юкка чыгуын мөмкин кадәр киметү...
-
Афәткә каршы – ил белән: Күршеләрдә узган чара турында
Яңа наркотиклар кем өчен чыгарыла? Кеше наркотиклар тозагына ничек килеп эләгә? Бу зәхмәтнең организмга зыян китерми торган дозасы буламы? Нефтьчеләр башкаласы Әлмәт шәһәрендә Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көненә багышланган чарага җыелган яшьләр, педагоглар әнә шундый һәм башка күп төрле сорауларга җавап эзләделәр. Моннан 29 ел элек БМО Генераль Ассамблеясы 26...
-
Бөгелмәләрне "Безнең балачак киносы" чакыра
Хөрмәтле шәһәрдәшләр, кунаклар! Сезне 2 июль көнне Ленин урамындагы Мәдәният һәм ял паркында (балалар паркы) "Безнең балачак киносы" дигән мәдәни чарага чакырабыз. Программада: "Мультфильмны таныйсыңмы?" дигән викторина. Катнашучыларны татлы призлар көтә. Шулай ук ачык һавада анимацион мультфильм күрсәтеләчәк. Кино бәйрәме 20 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез! Үкенмәссез!
-
"Татмедиа" җитәкчесе Андрей Кузьминның кыз туганы "Mrs. Planet-2016" конкурсында җиңү яулады
Кичә Андрей Кузьминның туган көне. Әлеге җиңү - иң зур бүләкләрнең берсе булгандыр. Татарстан тарафыннан бу мәртәбәле конкурста җиңү - әлегә тәүгесе. Рада Кузьмина Украина, Македония, Сербия, Эстония, КАР, Һиндстан, Австралия, Малайзия, Болгария һәм Сингапурдан килгән катнашучылар арасында матурлыгы һәм таланты белән алдынгылыкка чыкты. Җиңү таҗын алучы илдә киләсе елда...
-
Татарстаннан 15 бала Төркиядән очып китә алмый
Кичә Төркиядә булган теракт нәтиҗәсендә (Стамбулның Ататөрек аэропортында шартлаулар булды, 36 кеше вафат) Татарстанның 15 баласы туган җиренә очып китә алмый тора. 11-12 яшьлек кызлар (Чаллы шәһәренең "Бисеренки" ансамбле) бию конкурсыннан кайтканда Стамбул аэроопорты аша очрага тиеш булган. Алар хәзер самолетларның оча башлавын көтә. Бу турыда РФ президенты каршындагы балалар...